

Аракыны фән өчен генә җитештерә башласалармы?..
Омск шәһәрендә аракыда эшли торган космик двигательләр уйлап тапканнар! Кеше ышанмаслык бит бу. Ел азагында аны сынап караячаклар, ди. Бик кызык хәбәр тоела. Бергәләп нечкәлекләренә төшенергә тырышып карыйк әле.
Омск дәүләт техник университеты белгечләре кече космик аппаратлар (МКА) өчен су һәм спирт кушылмасында эшли торган двигательләр уйлап тапкан, дип хәбәр итә «ОмскИнформ» «Газета.ру»га сылтама белән.
МКАның авырлыгы 1 - 500 кг. Аны Җирне дистанцион зондлаштыру өчен кулланалар. Әлеге вакытта МКАлар фреонда, изобутанда һ.б. озон катламы өчен зарары булмаган, әмма кеше сәламәтлеге өчен ифрат куркыныч газларда эшли.
Тәкъдим ителгән су белән спирт кушылмасы бөтенләй зарарсыз икән. Ел ахырында узачак сынаулар ни күрсәтер.
Фото: ОмГТУ