

Салымнардан азат ителергә өмет бармы?
РФ Дәүләт думасының ЛДПР депутатлары Салым кодексының 217 маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Алар айлык кереме 30 меңнән ким булган хезмәт кешеләрен салымнан (НДФЛ) азат итү турында закон проектын әзерли.
Депутатлар белдерүенчә, мондый “30 меңнән азрак керемле гражданнар НДФЛ буенча нульле ставкага калачак”.
Закон проекты авторлары бу шартлар кешеләрнең финанс хәлен, гаилә бюджетын яхшырта алыр, дип белдерә.
Әлеге вакытта Русиядә еллык кереме 5 млннан ким булган кешеләр эшләп алганыннан 13 процент салым түли. Ә аннан артыграк керемлеләр -15% .
Депутатлар, сенаторлар һәм президент бу проектны кабул итсә, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк.
Әйткәндәй, 23 июньдә ЛДПР депутатлары БДИ бетерү турында закон проектын тикшерүгә тапшырды.
Закон проекты авторлары аны гадәти имтиханнар белән алыштырырга тәкъдим итте.
Фото: 9111.ru