

Республикада 26 июньдә уңай булмаган һава шартлары фаразлыйлар, дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Урыны белән гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак, моннан тыш, аерым районнарда күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгырлар явуы, төнлә көньяк-көнчыгышта көчле яңгырлар, урыны белән җил көчәюе (тизлеге секундына 16 метрга җитмәкче) ихтимал.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, алдагы тәүлектә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Кыска вакытлы яңгырлар явып узмакчы, төнлә көньяк-көнчыгышта көчле яңгырлар фаразлана. Аерым районнарда күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгырлар явуы мөмкин. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +16,+21°. Юлларда томан төшү сәбәпле 500-1000 метрдан ары күрүчәнлек кимергә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru