

Ялларда республикада бераз җылытачак, дип хәбәр итәләр Башгидрометүзәктә.
Бүген, 24 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +17, +22 градус җылы булмакчы.
Иртәгә, 25 июньдә, төнлә башлыча явым-төшем көтелми. Җил тотрыксыз, көчле түгел. Һава температурасы +6, +11. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяктан, уртача тизлектә. Һава температурасы +17, +22. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, төнлә һәм иртән юлларның аерым өлешләренә томан төшүе фаразлана. Янгын хәвефе дә әле булса саклана.