Яңалыклар
23 июнь 2023, 05:20

Хәмер сатылмаячак

Бик яхшы!

Быел 24 июньдә үткәрелә торган Яшьләр көнендә республиканың күпчелек район һәм шәһәрләрендә “коры закон” гамәлдә булачак. Кибетләрдә алкоголь сатылмаячак.

27 июньдә билгеләп үтелгән Яшьләр көне июньнең соңгы шимбәсенә күчерелә. Тиешле законны Башкортстан парламенты депутатлары май ахырында кабул итте. Бу уңайдан  алкогольне берәмләп сату тәртибе дә үзгәрде.

Алкогольле продукөияне сатуга чикләүләр гомум туклану предприятиеләре – кафе һәм рестораннарга – кагылмый.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, муниципалитетлар Яшьләр көнен үткәрү өен үзләренә теләсә нинди уңайлы булган башка бер көнне сайларга хокуклы. Шуңа кайсыбер район-шәһәрләрдә  алкогольне берәмләп сатуга кертелгән чикләүләр башка көнне гамәлдә булачак.

Мәсәлән, быел Чакмагыш районында Яшьләр көнен 23 июньдә билгеләячәкләр. Шуңа күрә алкгольне сату анда бүген тыелган. Яшьләр көнен билгеләү өчен тагын берничә районда икенче көнне сайлаганнар.

Уфада, республиканың күпчелек муниципаль берәмлекләрендәге кебек үк, Яшьләр көнен бәйрәм итү быел 24 июньдә узачак. Исегезгә төшерәбез, республикада алкоголь сатуны чикләү Яңа ел каникулларында, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, Яшьләр көнендә, Белем көнендә, шулай ук Сабантуй көннәрендә гамәлдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас