

Бу көннәрдә республикада салкынча һәм урыны белән яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итәләр синоптиклар.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +13, +18° градус җылы.
23 июнь көнне шулай ук кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +3, +8° градус җылы, төньяк һәм таулы районнарында һавада һәм туфракта кырау төшүе ихтимал. Һава температурасы 0,-2° градуска кадәр, көндез +14, +19°.
24 июньдә шулай ук республика буенча бераз яңгыр явуы мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +4, +9°, көндез +15, +20°.
Чыганак: bashinform.ru