Яңалыклар
21 июнь 2023, 14:45

Кырау төшәргә мөмкин, диләр синоптиклар

МЧСтан көн саен смс-хәбәр килә инде. Ышаныргамы, юкмы...

pokayadoma.rupokayadoma.ru
Фото:pokayadoma.ru

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәвефле метеорологик күренешләр турында хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча,  республикада урыны белән югары янгын хәвефе сакланачак. Төнлә һәм иртән Башкортстанның төньяк һәм таулы районнарында һавада һәм туфракта кырау төшүе ихтимал. Һава температурасы 0,-2° градуска кадәр.

22 июньдә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә. Һава температурасы төнлә +2,+7°, көндез +12,+17°.  Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас