

Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, бүген республикада һава температурасы +22, +27 градус булачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Урыны белән күк күкрәп яңгыр явуы ихтимал.
Күк канцеляриясе белгечләренә ышансаң, якшәмбе көнне, 18 июньдә, республикада суыта башлаячак. Бу инде июнь аеның икенче декадасында икенче тапкыр суыту очрагы. Башкортстан янә Арктика салкыны алып килгән антициклонның алгы өлешендә кала, дип хәбәр итә Башгидрометүзәк. Шимбә төнендә һава температурасы +11, +16° градустан +5, +10° градускача түбәнәячәк. Якшәмбе көндез термометр баганалары +22, +27° градустан алып +16,+21° градускача җылы күрсәтәчәк.
Киләсе атна башында республикада уртача тәүлеклек температурасы нормадан 2-4° салкынрак булган салкын һава торышы көтелә — көндез +13, +18°, төнлә +4, +9°. Аерым төньяк һәм таулы районнарда һавада һәм туфракта 0, -2° кадәр кырау төшүе мөмкин. Шул ук вакытта республиканың күпчелек районнарында озак көтелгән яңгырлар яумаячак, кыска вакытлы гына явым-төшемнәр булырга мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru