Яңалыклар
16 июнь 2023, 17:38

Зюганов безнекеләр янына килеп киткән

Радий Хәбиров белән сөйләшкән.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген XXVI Петербург халыкара икътисади форумында КПРФ партиясе рәисе Геннадий Зюганов Башкортстанның күргәзмә стендында булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук төрле тармаклардагы төп проектлар һәм казанышлар турында сөйләде.

Геннадий Зюганов пилотсыз авиация өлкәсендәге казанышлар, шул исәптән БАС-200 очу аппараты белән дә танышты. Аны “Русия вертолетлары” холдингы эшләгән. Бу машина Күмертау авиация предприятиесендә күпләп җитештерелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас