

Быел 2 майда үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләгән Уфаның почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны Кәшшаф Сәмигуллин арабыздан китте.
Кәшшаф Әһлетдин улы 1923 елда Ярмәкәй районының Түбәнге Карамалы авылында туган. Үз теләге белән 17 яшендә фронтка киткән. Моның өчен ул документта үзенең яшен өстәп яздырткан.
Аны Краснохолмск хәрби-пехота училищесына җибәрәләр, ә 1942 елның 15 маенда Кәшшаф Әһлетдин улы Калинин фронтына эләгә. Ул пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә. Салда Вазуза елгасы аша йөзеп чыгып, Сәмигуллин десант полкының башка подразделениеләренә ярдәмләшә. Каты алышларда яралана һәм контузия ала.
Фронттан кайткач, милиция мәктәбенә укырга керә. Аннан Эчке эшләр халык комиссариатына эшкә урнаша. Хезмәт юлын кече лейтенант булып башлый, 1985 елның авгусында полковник дәрәҗәсендә хаклы ялга чыга.
Хәләл җефете Саҗидә Мөхәмәтлатип кызы белән 73 ел тату гомер кичергәннәр, өч бала, 8 онык һәм ике турун тәрбияләп үстергәннәр.
Кәшшаф Сәмигуллин 42 хөкүмәт һәм 34 ведомство наградасы белән бүләкләнгән.
“Балаларга күргәннәрне, кичергәннәрне сөйлим. Алар сугышның нинди булганын белергә тиеш. Үгет-нәсыйхәтләремне дә җиткерергә тырышам. Укуда, эштә һәрвакыт тырыш булыгыз! Кулларыгыз - алтын, йөрәгегез батыр булсын, дим. Чын кеше, чын партириот булыгыз! Сугыш елларында без патриот булмасак, җиңелгән булыр идек бит. Чувашмы, кыргызмы,башкортмы, татармы – барыбер иде. Без бер анадан туган кебек туганнарча иңгә-иң торып илне, азатлыкны сакладык! Уклардан, пулеметлардан, пушкалардан аталармы – берсеннән дә курыкмадык! Сез, яшьләр дә, бердәм булыгыз, дус булыгыз, үз илегезнең чын патриоты булыгыз, дип әйтәм. Сөйләп калырга, әйтеп калырга тырышам да ул. Ишетсеннәр генә иде инде яшьләр!”- дигән иде Кәшшаф Сәмигуллин “Өмет” гәзитенә биргән интервьюсында.