

Башгидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, ялларга табан республикага җәйге җылы кайтачак. Бүген урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көндез көчәючән. Һава температурасы +20, +25°.
Җомга көнне, 16 июньдә, алмашынучан болытлы һавы торышы көтелә. Җитди явым-төшем көтелми, республиканың көньягында гына кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, диләр синоптиклар. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә +10, +15° күрсәтсә, төньяк-көнчыгышта +5° градуска кадәр, көндез +23, +28°.
Шимбә көнне, 17 июньдә, шулай ук төбәкнең көньягында гына кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +10, +15°, төньяк-көнчыгышта +5° кадәр, көндез +20, +25°.
Чыганак: bashinform.ru