Яңалыклар
14 июнь 2023, 15:47

Соль-Илецкига – электричкада

Сез тозлы күлгә йөрисезме? Быел барырга җыенасызмы? Хаклар ничегрәк икән?

ia-byt.ruia-byt.ru
ia-byt.ru

Башкортстан халкының бер өлеше күрше Ырынбур өлкәсендәге Соль-Илецкида ял итәргә ярата.

Әлеге күлгә йөрүчеләр өчен яхшы яңалык: хәзер республикада яшәүчеләр аңа электричкада барып җитә ала. Чөнки “Ырынбур – Соль-Илецк” туристик шәһәрара яңа поезд йөри башлый. Ә Уфадан Ырынбурга Башкортстан шәһәрара пассажирлар компаниясенең көн саен йөрүче экспрессында барып җитәргә мөмикин. Шулай итеп, Уфадан Соль-Илецкига кадәр шәһәрара электричкаларда барып җитеп була.

Яңа туристик состав өч вагоннан тора һәм ул бу атнадан – 17 июньнән йөри башлаячак. Электричка пассажирларны Соль-Илецкига курорт сезоны тәмамланганчы – 3 сентябрьгә кадәр – ял көннәрендә йөртәчәк.

Урындагы хакимияттән әйтүләренчә, бу курорт шәһәргә җәй айларында Русия һәм чит илләрдән йөзләгән мең турист килә. Шуңа сезон вакытында әлеге юнәлешкә ихтыяҗ зур. Автомобиль трассасында машиналар нык күбәя. Моннан тыш, еш кына микроавтобусларда урын көтәргә туры килә.

Ә яңа электричкада ял итү урынына уңайлы шартларда һәм хәвефсез барып җитеп булачак. Билет хаклары да бик тешләшми, дип ышандыралар. 

Ә сез тозлы күлгә йөрисезме? Быел барырга җыенасызмы? Хаклар ничегрәк икән?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас