Яңалыклар
13 июнь 2023, 08:37

Ветераннарга бүләк тапшырылды

Ишембай районында Курск дугасы батырларына истәлекле медаль тапшырдылар.

Ветераннарга бүләк тапшырылдыВетераннарга бүләк тапшырылды
Ветераннарга бүләк тапшырылды

Ишембай районында Курск дугасы батырларына истәлекле медаль тапшырдылар.

1943 елның 12 июлендә Икенче Бөтендөнья сугышы тарихында иң зур танк алышы була. Курск дугасының Көньяк фарсында Прохоровка янындагы кырда меңнән артык бронемашина очраша. Каты алыштан соң Совет гаскәрләре дошман һөҗүмен туктатуга ирешә.

“1943 елның 12 июлендә Прохоровка сугышының 80 еллыгы истәлегенә” медале белән Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск сугышында катнашучы Әүхәди Миңнегулов бүләкләнде. Ул Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале һәм башка бүләкләр иясе.
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары медаль тапшырып, ветеранга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде. Курайчы Фәнил Киньягулов курай моңы белән сөендерде.
Район хакимияте вәкилләре, “1943 елның 12 июлендә Прохоровка сугышының 80 еллыгы истәлегенә” медален тапшырырга һәм сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә ветеран Нуретдин Хисаметдинов янына да килде.
Сержант Хисаметдинов 1940 елда хезмәт итәргә китеп, 1949 елда гына әйләнеп кайта. Чаңгы батальонында, элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә, санитар була. Өч тапкыр яралана, Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның 18 Рәхмәт хаты, Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Кавказны саклаган өчен», «Берлинны алган өчен», «Варшаваны алган өчен» медальләренә һәм башка хәрби бүләкләргә лаек була. Мәскәүне яклауда, Курск сугышында катнаша, Берлинны штурмлый.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас