Яңалыклар
13 июнь 2023, 15:53

Уфа чәчәккә күмелә

Башкаланың коммуналь хезмәте җәй эчендә 1,5 млн беръеллык чәчәк, шулай ук 4 мең роза һәм гортензия куагы утыртырга планлаштырган. 

Уфа чәчәккә күмеләУфа чәчәккә күмелә
Уфа чәчәккә күмелә

 

Уфада шәһәрнең коммуналь хезмәте җәй эчендә 1,5 млн беръеллык чәчәк, шулай ук  4 мең роза һәм гортензия куагы утыртырга планлаштырган. Әлеге план 90 процентка үтәлгән дә инде.  Башкаланың парк һәм скверларын ямьләү һәм яшелләндерү эшләре барышы белән оператив киңәшмәдә Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәвлиев таныштырды..

Республика Башлыгы шәһәрдә парк хуҗалыкларын карауның югары стандартлары белгеләнүен һәм аларны сакларга кирәклеген ассызыклады.

-Уфа бу өлкәдә бөтен республика өчен үрнәк. Объектив рәвештә иң  иң күп акчаны без башкала паркларына бүләбез, - диде Радий Фәрит улы. –Узган атнада башкалада бик күп кунаклар булып китте. Һәм очрашулар вакытында аларның барысы да Уфаның чиста һәм матур шәһәр булуын билгеләде.

Радий Хәбиров шәһәр хакимиятенә вандализм нәтиҗәләрен бетерә барырга һәм муниципаль милекне сакларга кушты.

-Әйе, беренче чорда  вандаллар нәрсәнедер ватарга, җимерергә мөмкин. Ул зыянны, һичшиксез. төзәтә барырга кирәк. Монда сабырлык кирәк. Шул рәвешле без халыкны тәрбиялибез, - диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас