+21 °С
Болытлы


Башкортстан студент отрядлары әгъзаларын 25тән артык һөнәргә өйрәтер өчен Русиядә күләме буенча икенче транш –24 млн сум акча алды.
Былтыргыга караганда 2,5 тапкырга артыграк. Бу хакта үзенең социаль челтәр битендә БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
Быел УУНиТ һәм УДНТУ базасында 1,8 мең студентны өйрәтү планлаштырылган. Уфа, Стерлетамак, Күмертау, Бөре шәһәрләрендәге беренче поток студентларны өйрәтү июнь ахырына төгәлләнәчәк. Икенче поток көз аенда башлана.