

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә шәһәр һәм район чикләрендәге стелаларны тәртипкә китерү мәсьәләсе тикшерелде.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Мирзаев сүзләренә караганда, республикада барлыгы 252 стела бар. Аларның күпчелеге, төгәлрәк әйткәндә 226сы, тиешле дәрәҗәдә каралган. Моннан тыш, быел 11 стеланы ремонтлауга керешкәннәр. 1 августка эшләрне төгәлләргә исәплиләр.
-Кергәндә урнашкан стела – һәр шәһәрнең һәм районның визит карточкасы, - диде Алан Мирзаев.- Әмма 9 муниципалитетта 15 стела авария хәлендә. Корылманың хакы 500 меңнән алып 3 млн сумга кадәр.
Төбәк Башлыгы район хакимиятләре башлыкларына сентябрь уртасына кадәр стелаларны яңартырга кушты. Башкортстан Башлыгының контроль идарәсе нәтиҗәләрне чыгып тикшерәчәк.
-Бу беренче чиратта муниципалитетларның эше. Мәсәлән, Бәләбәй районы Приютовода без стеланы күптән түгел генә урнаштырдык. Ә ул инде шундый ямьсез кыяфәттә,-диде Радий Фәрит улы. – Сентябрь уртасында бу мәсьәләгә әйләнеп кайтып, хакимият башлыклары башкарылган эш буенча отчет тотачак.