

14 июньдә – республика журналистларының һөнәри бәйрәмендә “Республика Башкортстан” нәшрият йорты каршында бәйрәм оештырыла. Чара 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында үтәчәк.
Бу көнне Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта сезреспубликаның мәдәният һәм сәнгать осталарының чыгышларын карый аласыз. Бәйрәмдә танылган артистлар һәм эстрада йолдызлары Башкорт дәүләт филармониясе солисты Искәндәр Газизов, Башкортстанның халык артисты Венер Камалов, "Ауаз" вокаль ансамбле, саксофончы Евгений Хәлилов, Башкортстанның халык артисты Илнур Локманов, композитор һәм танылган җырчы Резеда Сабитова һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Бу көнне төрле күргәзмәләр эшләячәк. Анда шулай ук халык осталарының кул эшләрен, милли стильдәге бизәнү әйберләрен, китаплар һәм открыткалар сатып алырга мөмкин булачак.
Чарага килүчеләр концерт вакытында ташламалы хак белән республика гәзитләренә һәм журналларына языла алачак.
«Республика Башкортостан», «Башҡортостан», «Кызыл таң», «Йәшлек», «Өмет», «Урал сасси», «Чолман», «Ошмес», «Йәншишмә» гәзитләре, "Тулпар", «Ватандаш», «Бельские просторы», «Ағиҙел», "Рампа", "Аманат", "Аҡбуҙат", "Шоңкар", "Башҡортостан ҡыҙы", "Әллүки" һәм башка журналлар безнең күпмилләтле чагу республика тормышының күптөрлелеген чагылдыра!
ӘЙТКӘНДӘЙ, БУ КӨННЕ МАТБУГАТКА ЯЗЫЛУЧЫЛАР БҮЛӘКЛӘР УЙНАТУДА ДА КАТНАШАЧАК.
Матбугат көне иртәнге 10.30да Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләренә яңа әгъзалар кабул ителәчәк.
Бәйрәм концерты 11.00 сәгатьтә башлана. Чарага рәхим итегез!
Фото “Өмет” архивыннан.