Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Анңрей Назаров ЛНР һәм ДНР республикаларына эш сәфәре барышында Красный Луч һәм Мариупольдә социаль объектларны тергезүче төзүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Безнең республика шефлык алган Красный Луч шәһәрендә быел 20 күпкатлы йорт, 3 мәктәп, 2 балалар бакчасы тергезеләчәк. Мәдәният сараенда төзекләндерү эшләре башланачак.
Башкортстан төзүчеләр бригадасы Мариупольдә 26 объект тергезгән инде. Әлеге вакытта өч күпкатлы йортта һәм 2 санлы шәһәр дәваханәсендә эш алып баралар.
“ Төзүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдым. Алар тарафыннан зур эш башкарылган. Алда тагын да күбрәк эшләр көтә. Осталыгыгыз, уртак эшкә бирелгәнлегегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт”,– дип язды Андрей Назаров телеграм-каналында.