

Бүген, 12 июньдә, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының 48 яшьлек актеры Хәким Мортазин вафат булды. Бу хакта театрда хәбәр иттеләр. Хәким Фәрит улы 1975 елның 14 мартында Зиачура районы Яныбай авылында туган. Х.Мортазин Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала, аны 1996 елда тәмамлый. 1997 елда М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры труппасы әгъзасы була. Шул вакыттан бирле Хәким Мортазин күпсанлы спектакльләрдә уйный. Алар арасында “Кот в сапогах”, “Волшебник изумрудного города”, “Урал-батыр", "Зөләйха күзләрен ача" һәм башкалар. Шулай ук ул БСТ һәм "Тамыр" телеканаллары фильмнарында төшә. Моннан тыш, Мортазин концертлар һәм төрле чаралар алып баручысы була. 2010 елда актер Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек була.
– Коллегабыз, яраткан актерыбыз, яхшы дустыбыз турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланачак, – диләр театрда.
Чыганак: ufa1.ru