Яңалыклар
9 июнь 2023, 05:16

“Район башлыгы иреңне алып кайтып килә”

Баласы туган сугышчыны район башлыгы үзе алып кайткан.

https://vk.com/guzelnasyrova13https://vk.com/guzelnasyrova13
https://vk.com/guzelnasyrova13

Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова хезмәттәшләре һәм депутатлар белән махсус операция зонасына чираттагы тапкыр барып кайткан. Алар мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчыларның сораулары буенча гуманитар ярдәм илткән.

“Егетләрнең яшәү шартларын күрдек. Армия тушенкасы белән сыйландык һәм кәнфит белән чәй эчтек. Сугышчыларга район гәзитен тапшырдык. Егетләрдән кайнар сәламнәр алып кайттык. Аларның исән-сау һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын көтәбез”, – дип язган үзенең Вконтакте сәхифәсендә район башлыгы.

СВО зонасыннан алар үзләре генә кайтмаган, ә бер солдатны да алып кайтканнар. Эш болай була: “Кот” позывнойлы иглинлының шушы көннәрдә кызы – өченче баласы – туган. Ә бала туганда солдатка отпуск бирелергә тиеш. Күп балалы әти өенә самолет белән Мәскәү аша кайтыр, көн ярым вакытын югалтыр иде.

“Без штабка бардык. Тиешле документларны тутырып, кул куеп, якташыбызны алып кайтып киттек. Машинада бишәү кайттык. Руль артына чиратлап утырдык. Минем чират җиткәч: “Әйдә хатыныңа шалтыратабыз, шатландырабыз?” – дидем. Телефон номерын җыйдык та: “Район башлыгы иреңне алып кайтып килә, тиздән кайтып җитәбез!” – дим. Шундый дулкынландыргыч хәл булды”, – ди Гүзәл Насыйрова.

Солдатларның һәрберсе тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар, балалар әти-әни канаты астында үссеннәр дип телик.

 

 

https://vk.com/guzelnasyrova13
https://vk.com/guzelnasyrova13
https://vk.com/guzelnasyrova13
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас