

Май ае эссе булды да, чын җәй җиткәч, көннәр салкынайта башлады. Алдагы көннәрдә дә һава торышы әллә ни югары булмаячак.
9 июньдә, ягъни бүген, термометр баганалары +18, +23 градус тирәсендә торачак.
10 июнь, шимбә, төнен явым-төшем көтелми, ә көндез кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Урыны белән яшен булачак. Һава температурасы төнен +6, +11 градус, таулы районнарда +1 градус булса, көндез +20, +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
11 июнь, шимбә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көньяк районнарда явым-төшем әллә ни булмаячак. Термометр баганалары төнен +8, +13 градус күрсәтсә, көндез +17, +22 градуска менәчәк. Көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә +23, +28 градус фаразлана.
12 июнь – Русия көнендә – аязлы-болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы көндез +16, +17 градус булачак.