Яңалыклар
9 июнь 2023, 03:53

Бүген кыска эш көне түгел

Бу хакта Башкортстан Республикасы гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында белдерделәр.

Бүген кыска эш көне түгелБүген кыска эш көне түгел
Бүген кыска эш көне түгел

Бу хакта Башкортстан Республикасы гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында белдерделәр.

 

Бүген, 9 июньдә, кыска эш көне түгел.

  Без ел саен 12 июньдә Русия көнен билгелибез. Быел ул дүшәмбегә туры килә.

9 июнь  бәйрәм алды атнасының соңгы эш көне булса да, бәйрәм алды көн түгел.

РФ Хезмәт Кодексы буенча, бәйрәм алды эш көне генә бер сәгатькә кыскартыла.

Бу уңайдан ялларыбыз болай да 3 көн -10,11,12 июнь була.

 2023 елда болай да ялларыбыз күп, дуслар. Ел дәвамында без 121 көнебезне ял һәм бәйрәмнәр белән уздырачакбыз.

 Ә бүген тулы эш көне, рәхәтләнеп аралашабыз, эшлибез.  Җитмәсә, 9 июнь -дуслар көне. Бердәмлекне тоеп, күңелле һәм эшлекле көнебезне дус вә тату коллективта бергә уздыру мөмкинлеге бу.

 

Фото: kartinkin.net

Бүген кыска эш көне түгел
Бүген кыска эш көне түгел
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас