12 июньдә Уфада шәһәр көнен билгеләгән вакытта башкалада ике кулинария рекорды куярга ниятлиләр: дөньяда – иң зур кыстыбый һәм Русиядә иң зур өчпочмак әзерләргә планлаштыралар, диләр мэриядә. Ризыкларны “Башкортостан” дәүләт концерт залы алдында 11.00 сәгатьтә әзерли башлаячаклар.
Кыстыбыйны башкорт фастфуды командасы пешерәчәк. Кыстыбый өчен диаметры 2 метрдан артык камырны 9 кв.м мәйдандагы өстәлдә җәячәкләр һәм диаметры 2,5 метрлы махсус табада пешерәчәкләр. Кыстыбый эчлеге өчен 20 кг бәрәңге измәсе булачак.
Русиядә иң зур булмакчы өчпочмакның як-яклары бер метрдан артачак, ди. Бездә әзерләнәсе бу милли камыр ризыгы Татарстандагы рекордсмен өчпочмактан ике тапкыр диярлек зур булмакчы.
Чыганак: bashinform.ru