Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 июнь 2023, 12:56

Поездда йөрергә яратучылар өчен яхшы яңалык

Исән чакта йөреп кал, яхшыларны күреп кал дигән сүзләр белән килешәсезме? 

https://vk.com
https://vk.com

Быел җәй Уфадан Калининградка поездда турыга җилдереп кенә барып җитәргә була. Поездлар июль һәм августта йөриячәк.

Яңа маршрут Чиләбедән кузгала һәм Уфа, Самара, Пенза аша үтә, диләр Куйбышев тимер юлларының матбугат хезмәтендә. Поездлар һәр пәнҗешәмбе юлга чыгачак, Уфа аша 23.00 сәгатьтә үтәчәк һәм Калининградка якшәмбе көндез барып җитәчәк. Кайтыр юлга дүшәмбе иртән кузгала һәм Уфага чәршәмбе кичен килеп җитә.

Урыннар өчен квота саклана. Бер составта 300дән артык пассажир булмаска тиеш.

Әйтүләренчә, поезд Литва аша үтә һәм бу ил территориясендә пассажирларны утыртырга яки төшереп калдырырга рөхсәт ителми.

Билетлар сатыла башлаган. Беренче рейс 6 июльгә билгеләнгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: