Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 июнь 2023, 11:13

Иске киемнәргә чүплектә урын юк

Кием-салымның кадере китте.  Артык муллыкмы бу, әллә аңсызлыкмы? 

Иске киемнәргә чүплектә урын юк
Иске киемнәргә чүплектә урын юк

Кием-салымның кадере китте.  Артык муллыкмы бу, әллә аңсызлыкмы? 

 

Русиядә кием-салымны чүп контейнерларына ташлау тыела.  Бу хакта “Известия" хәбәр итә.

“3 ел элгечтә бушка эленеп торган икән, ул киемне ташларга кирәк!” Шундый киңәшләрне еш ишетәбез. Чынлап та, бар яклап та кияргә ярамый дигән тамга алган киемнәр һәм аяк киемнәре күпләп чүп савытларына ташлана. Ул эшкәртелүгә сайлап алганда катлаулы хәл туа. Ахырда алар полигонга барып җитә һәм... озак еллар череми ята.

Русия экология операторы (РЭО) шул сәбәпле яңа тәкъдим белдерде. Хәзер кием-салымны махсус урнаштырылачак контейнерларга ташларга кирәк булачак.

Альтернатива буларак,  РЭО аларны сәүдә нокталары янында урнаштырырга тәкъдим итә. Бу эшне мохтаҗларга ярдәм итүче оешмалар карамагына тапшырмакчылар.

Авторлар контейнерларга махсус урынны сәүдә нокталары бирергә тиеш дип белдерә.

"Индустрия fast-fashion наносит окружающей среде серьёзный урон. Зарубежные учёные провели исследование: сейчас производят вдвое больше одежды, чем в 2020 году, — около 62 млн т текстиля, а к 2030 году этот показатель подскочит до 102 млн т. Причём 95% из того, что попадает в мусорку, сложно или дорого утилизировать", — диде РЭО гендиректоры Денис Буцаев.

Кием-салымны дөрес утильләштергән өчен кешеләргә киләчәктә махсус бонуслар кертелүе ихтимал, әйтик, кибеттә ташлама биреләчәк.

Бу механизм кайчан эшли башлар, әлегә мәгълүм түгел. Ә бер-ике кию белән чүпкә чыгасы кием-салымны шулкадәр күпләп алу кирәкме соң?

 

Фото: 

 

com-business.ru ВКонтакте

Иске киемнәргә чүплектә урын юк
Иске киемнәргә чүплектә урын юк
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: