Яңалыклар
7 июнь 2023, 12:40

Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты

Төбәк җитәкчесе Альберт Кәримов белән Артем Мамыкинның ата-аналарына Шәйморатов орденын тапшырды.

Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очраштыРадий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты

Бүген Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Белоретта махсус хәрби операциядә һәлак булган подполковник Альберт Кәримов һәм ефрейтор Артем Мамыкин гаиләләре белән очрашты.
Радий Хәбиров һәлак булган батырларның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашты, батыр Ватан саклаучылар һәм патриотлар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хисләрен белдерде. "Безнең бурыч - аларның якты истәлеген мәңгеләштерү. Без, һичшиксез, сезгә кайгыртучанлык күрсәтәчәкбез",- диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе Альберт Кәримов белән Артем Мамыкинның ата-аналарына Шәйморатов орденын тапшырды. Хәрби хезмәткәрләр бу орденга күрсәткән батырлыклары өчен һәлак булганнан соң лаек булган. Радий Хәбиров ярдәм кирәк чакта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуларын әйтте. Шулай ук яугирләрнең туганнарына Республика кардиология үзәгендә дәвалану тәкъдимен ясады."Бездә һәлак булган яугирләрнең ата-аналарын дәвалау буенча махсус программа бар. Дәваханәдә хәстәрлекле һәм игътибарлы персонал эшли",- диде.

Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров батыр яугирләр гаиләләре белән очрашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас