

6 июньдә Уфага Белоруссия туристик операторлары вәкилләреннән торган делегация килде. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларның төп максаты - хезмәттәшлек чикләрендә Башкортстанның туристик куәтен, үзара туристик агымны үстерү.
Белоруссия делегациясе җитәкчесе Филипп Гулый Белоруссиядә яшәүчеләр арасында ял көне турларын, шулай ук яшьләрнең актив ялы өчен салда йөзүләрне, тауларга сәяхәт кылуларны, ат турларын популярлаштыру мөмкинлеге бар дип билгеләде.
Әлеге вакытта Башкортстанда "Башкорт - белорус озын гомерлелеге" проекты уңышлы үсешә. 6 июньдә пенсионерлардан торган исәп буенча алтынчы төркем Минскига киткән. Белоруссия туроператорлары Башкортстан пенсионерлары өчен турлар оештыру мәсьәләсен тикшерде. Ә инде "Уфа-Минск" авиахәбәрдарлыгы булуы үзара туристик агымны уңышлы үстерүгә аеруча булыша.
Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән. Алар киләсе атнада төбәкнең истәлекле табигый һәм мәдәни урыннарында булачак.
12 июнь - Русия көнендә һәм Уфа шәһәре көнендә белорус делегациясе бәйрәм программаларында катнашачак.
Фото:i-gazeta.com