Яңалыклар
6 Июня 2023, 10:35

Журналистларга ярдәм булырмы?

Радий Хәбиров шул сорауга җавап бирде.

Бүген, 6 июньдә, Уфада киң мәгълүмат чараларының “Медиаҗыен-2023” форумы бара. Анда федераль кунаклар һәм республиканың 600гә якын журналисты катнаша. Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев Башкортстан киң мәгълүмат чараларын башка төбәкләргә үрнәк итеп куярга мөмкин дигән фикерен җиткерде.

Көннең икенче яртысында "Медиаҗыен"га Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килде. Ул чыгышында республика киң мәгълүмат чараларының әһәмиятен билгеләде.

Сер түгел, бүген журналистларның матди хәле мактанырлык түгел. Бу уңайдан төбәк җитәкчесе берничә ярдәм чарасы булдырылуын әйтте. Мәсәлән, июльдән “Башкортостан Республикасы” нәшрият йорты журналистларының хезмәт хаклары артырга тиеш.

Шулай ук Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясенең күләме 500 мең сумга кадәр артачак, диде ул. Әле бу сумма – 100 мең сум.

Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Башлыгына журналистлар премиясе булдырылуын да игълан итте. Яңа премиянең күләме 200-300 мең сум булачак. Аны алу өчен журналистларга төп таләпләр – вакыйгаларны дөрес, төгәл һәм объектив җиткерү.  

Чыгышы ахырында Радий Фәрит улы бер төркем журналистларга мактаулы исемнәр тапшырды. Алар арасында коллегабыз – “Өмет” гәзите хәбәрчесе Әсәдуллина Эльвира Рәзит кызының булу безнең өчен аеруча шатлыклы.

Эльвира Рәзит кызын “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем алуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Лаеклы бүләкнең игелеген күрергә насыйп булсын. Иҗат чишмәләрең һәрвакыт гөрләп аксын, каләмең бүгенгедәй очлы, сүзең үткер, уңышларың тагын да күп булсын.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас