Яңалыклар
6 июнь 2023, 08:44

"Медиаҗыен" очраштырды

Форумга 600гә якын журналист килгән. 

Бүген, 6 июньдә, Уфада киң мәгълүмат чараларының “Медиаҗыен-2023” форумы бара. Анда республиканың 600гә якын журналисты катнаша. Шулай ук федераль кунаклар да бар.

Медиаҗыенны ачу тантанасында Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

“Башкортстан киң мәгълүмат чараларын башка төбәкләргә үрнәк итеп куярга мөмкин дип уйлыйм. Йөздән артык басма, милли телләрдә дә бик күп, барысы да бик төгәл эшли. Журналистлар корпусы бик көчле. Республика җитәкчелеге журналистларга ярдәм итә. Русия Журналистлар союзы секретариатының Башкортстан Башлыгын “Һөнәри берләшмә алдындагы казанышлары өчен” мактау билгесе белән бүләкләү турында карар кабул итүе очраклы түгел. Берничә губернатор шундый бүләккә ия булды – алар журналистларга даими ярдәм итүчеләр”, – диде диде Владимир Соловьев.

Тантаналы өлештә бер төркем журналистларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Форум кысаларында журналистлар өчен осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас