Яңалыклар
6 июнь 2023, 03:55

Эсселек бераз чигенә

Озакка булырмы?

Автор фотосыАвтор фотосы
Автор фотосы

Эсселек бераз чигенеп торырга булды, шикелле: бу атнада республикага салкынча һава торышы килде.

Башгидромет синоптиклары фаразлавынча, алдагы көннәрдә әллә ни эсселек көтелми.

6 июньдә, ягъни бүген, көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен, көйма яңгыр фаразлана. Һава температурасы көндез +17, +22 градус, көньяк районнарда +25, +30 градус булачак.

7 июньдә, иртәгә, төнен бар республика буенча, ә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Термометр баганалары төнен +8, +13 градус күрсәтсә, көндез +17, +22 градуска менәчәк.

8 июньдә явым-төшем кими. Төнен һава температурасы +5, +10 градус тирәсендә булса, көндез +18, +23 градус фаразлана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас