Яңалыклар
6 Июня 2023, 14:58

Безнекеләр – Белоруссиядә

Сөйләшү темасы – авыл хуҗалыгы. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Беларусь республикасында “БЕЛАГРО-2023” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Чара Минск шәһәрендә 6-10 июньдә уза.

Башкортстан аграрийлары делегациясен төбәк хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкләде.

“Эш сәфәренең программасы бик бай. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм корылмалары җитештерү буенча иң эре компанияләр  – “Амкодор”, “Минск тракторлар заводы”, “Гомсельмаш” һәм башкаларның җитәкчеләре белән инде бүген үк очрашулар һәм сөйләшүләр башлыйбыз. Безнең хезмәттәшлек беренче ел гына дәвам итми, шуңа фикер алышасы сүзләр бар. Үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылык, ветеринария, эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге алдынгы юнәлешләрне өйрәнергә ният итәбез”, – диде Илшат Фазрахманов.

Шунысын да билгеләргәр кирәк, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча күп кенә Белоруссия предприятиеләре Башкортстан авыл сәнәгате комплексының стратегик партнерлары булып тора.

Әйткәндәй, 26-28 июньдә безнең республикада Беларусь һәм Русия төбәкләренең X форумы үтәчәк.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас