Яңалыклар
2 Июня 2023, 09:36

Зур йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

Бу хакта  үзенең телеграм-каналында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итә.

title
Зур йөк машиналары хәрәкәте чикләнәЗур йөк машиналары хәрәкәте чикләнә
Зур йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

Башкортстанда зур йөк машиналары хәрәкәте өчен җәйге чикләү гамәлгә керде. Бу хакта  үзенең телеграм-каналында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итә.

«Көндез һава температурасы +32 градустан югары күтәрелсә, авыр йөк ташыган транспортка төбәк һәм муниципальара юлларда хәрәкәт итү тыела», -ди министр.

Чикләү иртәнге сәгать  10-нан кичке 10-га тиклем генә. Төнлә йөк машиналары хәрәкәтен дәвам итә ала.

Республикада мондый машиналар өчен җәйге чикләү 31 августка кадәр булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас