1 июньдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Самара өлкәсендә подразделениеләрнең хәрби әзерлек үтү мәйданында «Башкортстан» мотоукчылар полкының командованиесе һәм хәрби часть җитәкчелеге белән очрашты.
Көнүзәк тема – мотоукчылар полкының шәхси составын урнаштыру һәм кирәк-ярак белән тәэмин итү.
-Батальонны туплаганда егетләр килмәгән бер генә муниципалитет та калмады. Бүген без егетләр белән аралашып, хәлләрен белергә телибез. Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышыр өчен безнең белән берничә министр килде, - диде Радий Хәбиров.
Очрашуда ашамлыклар, эчәр су, төзелеш материаллары, корлымалар китерү мәсьәләләре тикшерелде. Төбәк Башлыгы шулай ук хәрби часть мәйданынңа медицина пункты ачу турында сөйләде..
-Медицина корылмалары һәм җиһазлары, шул исәптән күчмә стоматология кабинеты һәм УЗИ аппараты юлда инде. Тиз арада медицина пунктын булдырып, хәрбиләргә тулы күләмдә тиешле медицина ярдәме күрсәтергә кирәк, - диде Радий Фәрит улы.
Тулырак бу хакта Башкортстан Башлыгының рәсми сайтында укый аласыз.
Фото: glavarb.ru