Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь 2023, 11:13

Җырлагыз, Фәүдәт абый

Сез җырларсыз, без тыңларбыз!

Җырлагыз, Фәүдәт абый
Җырлагыз, Фәүдәт абый

Сез җырларсыз, без тыңларбыз!

 

31 май көнне Казан шәһәренең Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында Илһам Шакиров премиясен тапшыру концерты узды.

Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Приз фонды — 600 мең сум.
Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:
«Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
«Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
«Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.

Шушы ук номинациягә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чакмагышның кабатланмас моң иясе Фәүдәт Әхмәтзий улы Гыйләҗев лаек дип табылды.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында "Илһам Шакиров гомере буе милләткә хезмәт итеп яшәде. Ул концертларында халык белән сөйләшә, тел, милләт турында вәгазь әйтә иде. Милләт өчен борчылып яшәде. Төрле төбәкләрдәге Сабантуйларга гел Илһам абый, Әлфия апаны көтә иделәр. Татарлар һәрчак җырлап яши торган халык булды. Шуңа күрә без халыкчан җыр номинациясен керттек. Телебезне, мәдәниятебезне саклау - зур горурлык», - дип әйтте.

Якташыбыз Фәүдәт Гыйләҗев Илһам Шакировны иң легендар җырчы дип атады. «Мәктәп елларыннан ук тыңлап, тавышына сокланып үстек. Җырлары, моңнары халык күңелендә озак яшәячәк. Ходайдан бирелгән талант иясе ул. Илһам Шакиров белән бик горурланам, Татарстан җитәкчелеге, комиссия әгъзаларына рәхмәт», - диде ул.

Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Резидә Галимова һәм башка билгеле җырчыларның катнашуы чараны тагын да күркәмрәк иттеләр.

Барлык җиңүчеләр дә бу хөрмәткә лаек. Ә без Фәүдәт абый өчен аеруча шатбыз!

Зур уңышыгыз белән котлыйбыз, Фәүдәт абый. Тынмас иҗат, моң байлыгы, ныклы сәламәтлек телибез!

Халкыбызны сөендереп, тагын озак еллар дәвамында җырлагыз да җырлагыз!

Җырлагыз, Фәүдәт абый
Җырлагыз, Фәүдәт абый
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: