Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь 2023, 13:57

Радий Хәбиров «Башкортстан» хәрбиләре белән очрашты

1 июнь көнне республика Башлыгы Радий Хәбиров Самара өлкәсендә хәрби әзерлек үткән «Башкортстан» мотоукчылар полкы хәрбиләре белән очрашты. Ул андагы яшәү шартлары, хәрби хезмәткә әзерлек барышы белән танышты.

Хәрби подразделение командиры Роман Мостафин биредә бер ай дәвамында Даян Мурзин исемендәге батальон хәрбиләренең әзерлек үтүе турында әйтте. Аларга шулай ук Таһир Кусимов, Сергей Зорин исемендәге батальоннар, мугин Нагаев исемендәге артдивизион һәм Шәриф Сөләймәнов исемендәге зенитчы-артиллерия батареяләре килеп кушылган.

“Без зур команда белән килдек. Хәзер төп бурыч – сез хәрби бурычларны үтәүгә әзер булсын өчен уңайлы шартлар булдыру. Барысын да эшләрбез. Сездән тәкъдимнәр көтәбез. Республика һәр вакыт сезнең өчен терәк булып торыр. Кичә  Уфада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм дәүләт фондының филиалын ачтык. Ул үз эшен башлады. Дүрт шәһәрдә шундый филиал эшли. Вәгъдә иткәнчә, сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз – ата-аналарыгыз, хатыннарыгыз, балаларыгыз турында хәстәрлек күрсәтербез. Республикадан нинди ярдәм кирәк, хәбәр итегез. Сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез, - диде Радий Хәбиров, яугирләргә мөрәҗәгать итеп.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: