Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь 2023, 21:32

МФЦ офисларында комплекслы консультация алып булачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары Башкортстанның МФЦ офисларында комплекслы консультация дә алырга мөмкин.

МФЦ офисларында комплекслы консультация алып булачак
МФЦ офисларында комплекслы консультация алып булачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары Башкортстанның МФЦ офисларында комплекслы консультация дә алырга мөмкин. Бу хакта “МФЦ цифрлы трансформация шартларында” сессиясе кысаларында үткәрелгән “Сәнәгати Русиянең цифрлаштыру индустриясе” форумында  сүз барды.

Русия Федерациясенең икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев махсус хәрби операция дәүләт структуралары алдында яңа бурычлар куюын ассызыклады.  

-Иң әһәмиятле бурычларның берсе – яшәгән йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган яңа территория гражданнарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү. Күп төбәкләр инициатив рәвештә былтыр ук пилот проектларын тормышка ашыруга керешкән иде, - диде ул.

Бу хакта тулырак  pravitelstvorb.ru сайтында укый аласыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: