Русиянең Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, июнь аенда республикада җылы булыр дип көтелә. Һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1° югарырак фаразлана (уртача айлык температура нормасы +17,4°). Айлык явым-төшем норма тирәсендә булырга тиеш (норма 5070 мм).
Бүген, җомга көнне, урыны белән яшен яшьнәп, күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр яумакчы. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, аерым районнарда көчле давыл чыгуы фаразлана. Һава температурасы көндез +24,+29°, көньякта +33° кадәр.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шулай ук урыны белән ыска вакытлы яңгырлару явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә +13,+18° күрсәтәчәк, төньяк-көнбатышта +8° кадәр, көндез +22,+27°, көньякта +32° кадәр.
Чыганак: bashinform.ru