Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь 2023, 18:25

Фермерларга зур өметләр баглана

Башкортстанның 14 фермеры гаилә фермасын үстерүгә грант откан. Алар дәүләттән 1,5тән алып 19 млнга кадәр матди ярдәм алачак. Дәүләт ярдәменең гомум суммасы – 92, 2 млн сум.

Бу хакта үзенең социаль челтәр сәхифәсендә БР хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

“Гран отучылар -республиканың төрле почмакларында яшәүче төрле фермер хуҗалыклары. Гадәттәгечә “Гаилә ферма”сы конкурсы катнашучылары үз хуҗалыгын үстерүне максат итеп алган, яңа технологияләр үзләштерүче эшкуарлар.  Дәүләт ярдәме аларга максатларына ирешергә, тиз арада уйларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Ә республика азык-төлек продуктларын җитештерү күләмен арттыруга ирешә. Безнең фермерлар республиканы туендыра, без аларга зур өметләр баглыйбыз”, – дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: