Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь 2023, 09:55

Бензин кыйммәтләнгән

Күпмегә, дисезме?

rusovok.ru
rusovok.ru

Башкортстанда 30 майдан соң бензин хакы арткан. Хәзер “Башнефть” заправкаларында бензинның бер литры уртача 30 тиенгә кыйммәтрәк тора, дип яза “АиФ Уфа” басмасы.  

АИ-92 маркалы бензин 20 тиенгә артып, 1 литры 46,55 сумга җиткән. ATUM-92 маркаласы 30 тиенгә кыйммәтләнгән һәм литры 47,25 сум тора. АИ-100 маркасы да 30 тиенгә арткан һәм аның 1 литры 58,95 сумга төшә.

Ягулык бәяләренең артуына икътисади нигезләр бар, диләр аналитиклар. Һәм калган автозаправкаларда да хаклар шул чамага кыйммәтләнәчәк, дип фаразлый алар.

Республиканың Сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, май урталарында Башкортстанда АИ-92 хакы бер литрга – уртача 46,82 сум, АИ-95 бәясе 50,45 сум булган. Дизель ягулыгы 57,56 сум торган. Бу – ил һәм Идел буе округы төбәкләренең кайсыберләре белән чагыштырганда түбән хаклар, диләр Министрлыкта.

Һәм шунысы гаҗәп: бензин хакы күпмегә артса да, машиналар саны азайганы юк әле. Киресенчә, алар да арта гына бара...

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: