Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 Май 2023, 14:24

“Өмет” бүләк итте!

Айгөл Абдуллина махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә “Өмет” яздыртты.

Узган ялларда башкалада “Китап бәйрәме” ярминкәсе үтте.

Аның кысаларында матур чаралар оештырылды. Шуларның берсе – “Добрая подписка” булды. Аның асылы шунда – теләгән һәркем махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә аларның яраткан гәзит яки журналына язылу бүләк итә алды.

Моның өчен акциядә катнашучылар “Игелекле эшләр картасы”ннан адресы күрсәтелгән квитанцияне тартып чыгарды һәм, почта хезмәткәрләре янынf килеп, “Добрая подписка” рәсмиләштерде.

Әлеге хәйрия чарасына “Башкортостан Республикасы” нәшрият йортының баш икътисадчысы Абдуллина Айгөл Хәлил кызы да кушылды. Ул Стәрлетамак районында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә “Өмет” гәзитен яздыртты.

“Афәрин!” диясе килә. Изге эшләрдә катнаша белү үзе матурлык бит ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: