Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 Май 2023, 18:09

“Китап бәйрәме” ярминкәсе бүген төгәлләнә

Өч көн дәвамында уфалылар һәм башкала кунаклары искиткеч бай чарада катнашты.

“Китап бәйрәме” ярминкәсе бүген төгәлләнә
“Китап бәйрәме” ярминкәсе бүген төгәлләнә

Бүген “Китап бәйрәме” беренче халыкара китап ярминкәсе үзенең эшен төгәлли. Өч көн дәвамында уфалылар һәм башкала кунаклары искиткеч бай чарада катнашты.

Ябылу тантанасын популяр телевидение алып баручысы Дмитрий Дибров алып бара.

Бүген “Укырга вакыт” чарасында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре үзләренең яраткан әсәрләреннән өзек укый.

Аннан соң Русиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев катнашлыгында «Евгений Онегин» моноспектакле башлана.

19.00 сәгатьтә уфалылар “Снегурочка” симфоәкиятен тамаша кылачак. Анда русиянең атказанган артисты Дарья Мороз һәм муызкант Петр Дранга катнаша.  

Бәйрәм чарасы вәгъдә ителгәнчә  «Алые паруса» нәфис фильмы белән тәмамланачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: