Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2023, 08:14

Улы артыннан СВОга киткән

Әтиләр улларны яхшырак аңлыйдыр, мөгаен...

selnivi.ru
selnivi.ru

Куергазы районында яшәүче Роман улы артыннан контракт хезмәткә барырга карар иткән.

Ирнең улы армия вакытын тәмамлап килә һәм хезмәтен контаркт буенча дәвам итәргә карар кылган. Гаилә башлыгы улының карарын хуплаган, алай гына да түгел, үзе дә читтә калмаска булган. Бу хакта район җитәкчесе Юлай Ильясов үзенең Вконтакте сәхифәсендә хәбәр иткән.

“Минем ата-бабамнар хәрбиләр булган, Гражданнар сугышында катнашканнар. Карт картәтием разведротада хезмәт иткән, әтием дә гаилә традициясен дәвам иткән. Мин үзебезнең армиягә ярдәм итәргә бурычлымын дип уйлыйм. Безнең сугышчылар һәрвакыт курку белмәс, бердәм һәм дус булды! Мин җиңүебезгә ышанам!” – ди Роман.

Әйтергә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашу өчен 60 яшькә кадәрге ирләр контракт төзи ала. Сирәк белгечлекләргә ия булучыларны 65 яшькә кадәр дә алалар.

Исегезгә төшерәбез: ил җитәкчесе Владимир Путин әйтүенчә, махсус хәрби операциядә Русия армиясенең контракт буенча хезмәт итүчеләре генә катнаша.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: