Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2023, 14:44

Чигелгән карта

Аны беренче тапкыр китап ярминкәсендә күрсәттеләр.

Бүген Уфада халыкара китап ярминкәсе – “Китап бәйрәме” башланды.

Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Тәүдә ул экспозицияләр, стендлар, күргәзмәләр белән танышты. Мәгърифәтче Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды, Башкортстанның чигелгән картасы белән танышты.

Әйтергә кирәк: бу картаны республиканың 28 остасы үз куллары белән чиккән. Иң өлкән чигүчегә 74 яшь, ул – Зилаер районыннан Рәисә Янбаева. Ә иң яшь чигүче – Баймак районыннан 16 яшьлек Таңчулпан Котлыгуҗина.

“Кадерле дуслар, кунаклар! Бүген, чынлап әйтәм, мин бераз дулкынланам. Кешеләр килер микән, чара килеп чыгар микән дип уйландык. Бүген исә майның һәр соңгы атнасында Уфада халыкара “Китап бәйрәме” ярминкәсе үтәчәк, дип игълан итәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.

Мәртәбәле кунаклар арасында Русия Президенты ярдәмчесе, илнең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский, Русия язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, илнең Китап нәшриятчеләре ассоциациясе президенты Константин Чеченев һәм Белоруссия Язучылар берләшмәсе рәисенең беренче урынбасары Елена Стельмах, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар бар иде.

Фестивальне ачу тантанасын телетапшырулар алып баручы Дмитрий Дибров ачты.

Халыкара китап ярминкәсе өч көн барачак.

 

Чигелгән карта
Чигелгән карта
Чигелгән карта
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: