Fontvielle инвестицион компаниясенең өлкән вице-президенты Анастасия Хрусталёва русиялеләрнең кайсыбер очракларда пенсияләреннән мәхрүм калулары хакында сөйләде.
Хрусталёва кисәтүенчә, пенсиясен алты ай дәвамында алмаган очракта русияле түләүдән мәхрүм ителә. Гражданин шулай ук чит илгә күченгән очракта да пенсиясеннән колак кага. Инвалидлык буенча пенсия өчен өстәмә шарт бар, аңа ярашлы, инвалидлыкны яңадан рәсмиләштермәгән очракта кешене түләүдән мәхрүм итәләр.
Белгеч шуны да өсти: туендыручыны югалткан очракта 18 яшь тулу белән түләүләр килүдән туктый. Эксперт сүзләренчә, пенсионерлар өчен пособиене тергезү мөмкин.
“Әгәр пенсионер озак вакыт дәвамында югалып торды икән, аңа гариза язу да җитә. Законлы нигезләр туктатылган очракта, бу бары тик үзгәргән шартлар аркасында гына мөмкин. Моның өчен яңа нигезләр буенча рәсмиләштерү юлын кабат үтәргә кирәк булачак”, – дип нәтиҗә ясады Хрусталёва.
Чыганак: lenta.ru