26-28 майда Уфаның Совет мәйданында узачак “Китап бәйрәме” ярминкәсе кысаларында төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе – хосписның өй китапханәсен баету.
Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Уфа хосписы белән берлектә “Уфа хосписының өй китапханәсе” китап киштәсен урнаштыра. Акциянең максаты – балалар һәм өлкәннәр өчен җылы һәм рухи басмаларны паллиатив пациентлар белән уртаклашу.
– Без “Китап” нәшриятының китапларын җыйдык һәм аларны хосписның өй китапханәсе өчен бүләк итәргә әзербез, – ди Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.
Уфа хосписы директоры Радмила Сурначева сүзләренә караганда, мондый китапханәләр Русиянең күп кенә хосписларында эшли.
Паллиатив пациентлар өчен өй китапханәсе булу – матур башлангыч. Уфа хосписының булачак китапханәсе фондын тулыландыруда катнашырга теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен ярминкәдә “Уфа хосписының өй китапханәсе” киштәсен табып, анда үзеңнең китап-бүләгеңне калдырырга гына кирәк.
“Уфа хосписының өй китапханәсе” Совет мәйданында урнашачак. Изге эштән читтә калмагыз!