Быелгы май эссе яратучан булып чыкты.
Бу атна ахырына кадәр көнәр эссе торачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
25 майда, ягъни бүген, явым-төшем көтелми. Җил акрын исә. Һава температурасы көндез +26, +31 градус булачак.
26 һәм 27 майда, җомга һәм шимбә, шулай ук яңгыр күзе күренми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын исә. Бу ике көндә термометр баганалары төнен +10, +15 градус тирәсе, көнчыгыш районнарда +5 градус күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы янә +26, +31 градуска кадәр күтәрелә.
28 май, якшәмбе көнне дә явым-төшем фаразланмый. Һава температурасы төнен +18 тирәсе булса, көндез тагын +31 градуска тиклем менәчәк.
Май аенда көннәрнең бу кадәр эссе торуы кирәк микән? Хәерлегә булсын инде.