Яңалыклар
24 Май 2023, 14:27

Сабантуйлар графигы расланды

Милли бәйрәмне бу атнада ук билгели башлаячаклар. 

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда “Сабантуй” милли бәйрәмен үткәрү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән. Документка ярашлы, тәүгеләрдән булып сабан бәйрәмен Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында   27 майда билгеләячәкләр.

3 июньдә сабантуйлар Архангель, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында узачак.

10 июньдә сабан бәйрәме Авыргазы, Баймак, Белокатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещен, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зианчура, Илеш, Караидел, Краснокама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында үтәчәк.

11 июньдә сабантуйларны  Шаран һәм Яңавыл районнары аграрийлары бәйрәм итәчәк.

17 июньдә сабантуйлар Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы һәм Стәрлебаш районнарында узачак.

24 июньдә сабантуй Межгорьеда үтәчәк.

 1 июльдә, соңгылары булып сабан бәйрәмен Иглин һәм Балтач районнарында билгеләячәкләр. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас