Яңалыклар
24 Май 2023, 07:07

Кайсыбер төбәкләргә аномаль эсселәр киләчәк

Ай-һай, корылык булмагае...

Русиянең кайсыбер төбәкләрендә нормадан 7-14 градуска артып киткән аномаль югары температуралар  булуы көтелә. Шул исәптә Мурманск, Архангельск һәм Свердловск өлкәләре. Бу хакта  Гидрометүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, кайсыбер төбәкләргә көчле җылылык килергә мөмкин. Мәсәлән, якындагы көннәдә Ненец автономияле округында,  Архангельск, Мурманск өлкәләрендә һава 21-25 градускача җылыначак. Бу климатик нормадан 13-14 градуска югарырак.

Шул ук вакытта Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә һава температурасы нормадан 7-8 градуска югарырак булмакчы. Һава температурасы 25-31 градускача җылыначак. Шулай ук эсселәр Урал федераль округына да киләчәк. Мисал өчен, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле  округларында 25-31 градускача  җылытуны фаразласалар, Свердловск өлкәсендә – 28-31 градускача.  

Шушы көннәрдә Роман Вильфанд Русиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне якын арада яңгырлар явуы көтелә дип кисәтте. Көчле яңгырлар Краснодар краенда, Ставропольеда, Төньяк Кавказ республикаларында явып үтәчәк. Моннан тыш, яңгырлар Псков, Новгород һәм Ленинград өлкәләрендә дә явачак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас