Яңалыклар
22 Май 2023, 08:59

Русиядән Кубага даими рейслар тергезелә

Хәтерегездә булса, Русиядән Кубага турыга даими рейсларны 2022 елның язында япканнар иде.

Русиядән Кубага даими рейслар тергезеләРусиядән Кубага даими рейслар тергезелә
Русиядән Кубага даими рейслар тергезелә

2023 елның җәендә Куба республикасы белән даими авиарейслар тергезелә. Әлегә Мәскәүдән атнасына 3 рейс планлаштырылган. “Россия” авиакомпаниясе ике якка да 650-750 пассажир йөртәчәк. Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Кубага эш сәфәре белән баргач шундый килешүгә килделәр.

–Куба республикасы – безнең өчен төп партнер һәм русиялеләрә өчен популяр ял итү урыны. Без Куба гражданнарына һәрвакыт шат, алар Русиягә эшлекле һәм туристик максатлар белән килә ала. Самолетлар буш булмаячак. Бу юнәлештә рейслар җитми. Моннан тыш, даими рейсларны үзаллы сәяхәтчеләр бик ярата, –ди уфаның туристик агентлыкларының берсенең директоры Татьяна Борзова.

Хәтерегездә булса, Русиядән Кубага турыга даими рейсларны 2022 елның язында япканнар иде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас