Яңалыклар
22 Май 2023, 14:15

“Газ.Нефть.Технологияләр”

“Газ.Нефть.Технологияләр” халыкара күргәзмәсендә һәм Русия нефть-газхимиясе форумында Русия белән бергә Белоруссия, Үзбәкстан, Иран һәм Кытайдан нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексына җиһазлар җитеештерүче 315 компания катнашачак.

“Газ.Нефть.Технологияләр”“Газ.Нефть.Технологияләр”
“Газ.Нефть.Технологияләр”

“Газ.Нефть.Технологияләр” халыкара күргәзмәсендә һәм Русия нефть-газхимиясе форумында Русия белән бергә Белоруссия, Үзбәкстан, Иран һәм Кытайдан нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексына җиһазлар җитеештерүче 315 компания катнашачак.

Әлеге чара 23-26 майда Уфаның "ВДНХ-ЭКСПО" күргәзмә комплексында узачак. Оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмә компаниясе.

30 ел эчендә форум үзен актуаль мәсьәләләрне тикшерү һәм нефть-газ химиясе комплексын үстерүнең оптималь карарларын эшләү өчен дәрәҗәле мәйдан буларак танытты. Бездә "Газпром", "Роснефть", "Сибур" кебек көчле холдингларга кергән предприятиеләр эшли. Бу компанияләр актив инвестиция сәясәте алып баралар. Алар даими рәвештә җирле җитештерүләрне үстерәләр һәм республикада эш урыннары санын арттыралар. Русия нефть-газ химиясе форумын ел саен тармакның иң яхшы экспертларын җыя торган мөһим эшлекле программа озата барачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас